Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бавырсак пешерү рецепты

Кирәк: 3 йомырка, 50 мл сөт, он, 1 аш кашыгы шикәр комы, 5 г коры чүпрә, тоз. Өстенә сибү өчен шикәр оны. Кыздыру өчен үсемлек мае.

Чүпрәне сөттә җебетергә. Йомыркага сөт, шикәр комы, тоз салырга. Тоз, шикәре һәм чүпрәсе эреп беткәнче яхшылап болгатырга. Аннан аз-азлап кына он өстәргә һәм камыр басарга. Камыр өй токмачы камырыныкыннан йомшаграк булырга тиеш. Камырны юка казылык формасында тәгәрәтеп, урман чикләвеге зурлыгында шарчыклар кисәргә. Шарчыкланы кайнап торган майга салып, алтынсу төскә кергәнче пешерергә. Майдан алгач, саркытып, шикәр оны сибәргә. Бавырсакны салкын килеш чәй белән бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса