Бавырлы салат
200 г пешкән ит, 2шәр суган һәм кишер, 2-3 тозлы кыяр, майонез, үсемлек мае.
Бавыр һәм кишерне саламлап, кыярны шакмаклап, суганны ярым боҗралап турарга.
Кишер белән суганны бергә алтынсу төскә кергәнче, үсемлек маенда кыздырырга. Аннан аз гына су өстәп, суган үтә күренмәле булганчы, утта тотарга.
Суынгач барысын бергә майонез белән болгатырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа