Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Бавыр теләсә нәрсә яратмый

Һәр өченче кешенең бавыры сәламәт түгел. Бавыр авырый башлауның беренче билгеләре: авызда әче тәм барлыкка килә, күз агы сарылана, уң як кабырга астына басканда авырту сизелә. Мондый вакытта бавырга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Бавыр сәламәт булсын өчен диета тотарга, вегетарианнарча тукланырга кирәк. Көн саен диярлек кишер, кәбестә, чөгендер, помидор, кабак, ташкабак, кыяр, петрушка, укроп ашарга тырышыгыз. Шул ук вакытта майсыз балык, сыер һәм күркә ите кебек аксымлы ризыклар турында да онытырга ярамый. Бавыр сыр, сөт, кефир, йогырт, эремчек, йомырка ярата. Ә менә әче, тозлы, борычлы тәмләткечләр ашарга тырышмагыз. Салатларны майонез белән түгел, үсемлек мае белән болгатыгыз. Салатларга тузганак, бака яфрагы, мәтрүшкә кебек дару үләннәре дә өстәгез. Аларны киптереп, тозлап куярга да була.

Бавыр өчен иң кыйммәтле ризык булып бал санала. Аны көненә ике мәртәбә берәр чәй кашыгы ашарга кирәк. Бавырны чистарту өчен иртән дәвалаучы гимнастика ясарга да мөмкин: иелүләр, «кайчы», чүгәләп тору. Артык катлаулы булмаган мондый күнегүләр бавырга үзенчәлекле массаж ясый, җыелып яткан зарарлы матдәләрне куа. Көненә 20-30 минут кына йөгереп керә алсагыз да яхшы.

Бавыр маринадланган, ысланган ризыкларны, майлы итне, әче җиләк-җимешне, спиртлы эчемлекләрне, каты кофены һәм кирәгеннән артык ашаганны да яратмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса