Бавыр ашы
500 г бавыр, 6-7 бәрәңге, 2-3 суган, 1-2 помидор, он, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр, кыздыру өчен үсемлек мае.
Бавырның элпәсен салдырып, саламлап турарга, онда әвәләп алырга һәм үсемлек маенда кыздырырга.Шунда ук ярым боҗралап туралган суган өстәргә, болгатырга, тагын 5 минут утта тотарга. Помидорны шакмаклап, бәрәңгене бавыр кебек турарга. бавыр һәм суган өстенә бәрәңге, помидор салып, тоз-борыч сибәргә, яхшылап болгатырга. Өстенә күмелер-күмелмәслек итеп кайнар су коярга. Капкач каплап, 30-35 минут томалап пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа