Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бармак әзерләү рецепты

400 г каймакка: 44 г атланмай, 500-600 г он, кирәгенчә тоз.

Эчлек әзерләү өчен: 1 кг чикләвек (яисә 400 г мәк яки 400 г киндер орлыгы), 1,3-1,5 г шикәр комы, 50-100 г атланмай.

Тирән савытка каймак, эретеп атланмай, тоз салып, әйбәтләп болгаталар.

Аннары югары сортлы иләнгән он өстәп, пилмән камыры кебек камыр басалар.

Кечкенә түгәрәкләр ясап, аларны җәяләр дә, әзер эчлекк салып, тикезләп ягалар һәм рулет кебек төрәләр.

Рулет бармактан зур булмаска тиеш (ашамлыкның исеме дә шуннан алынган).

Әзер бармакны, майлы табага тезеп, 40-45 минутка духовкага куялар.

Пешкәч, шикәр оны сибеп, чәй янына бирәләр. Бармакны көпшә сыман итеп тә төрергә мөмкин.

Бармакка эчлек әзерләү.

Кузы чикләвегенең төшен ваклап, духовкада киптереп алалар, шикәр комы, атланмай кушып, әйбәтләп болгаталар.

Мәк белән киндер орлыгыннан да шулай ук эчлек әзерләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса