Банан пирогы
100 г ак май яки маргарин, 2 данә йомырка, 1,5 стакан шикәр, 2 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч, 1 чәй кашыгы ванилин, пычак очында тоз, 150 мл сөт, 3-4 банан.
Бананнарны чистартып чәнечке белән изегез. Йомшарган майга шикәр салып миксер белән туглагыз һәм катнашмага банан измәсен салып яхшылап болгатыгыз. Сөт, ванилин, шикәр, тоз салып тагын болгатыгыз. Миксер белән туглый-туглый берәмләп йомырка салыгыз. Иң ахырда он һәм камыр йомшарткыч салыгыз. Әзер камырны майлы табага салып 180-190 градуста 30-40 минут пешерегез.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia