Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Банан кексы рецепты

150 г он, 100 г бәрәңге крахмалы, 250 г атланмай, 1 стакан шикәр комы, ½ бал калагы чәй содасы, 1 кап ванилин, 4 йомырка, 3 банан, 100-150 г әстерхан чикләвеге.

Йомшарган атланмайны шикәр комы белән уарга. Шунда ук күпертелгән йомырка, изелгән банан, вакланган чикләвек, крахмал белән болгатылган он, ванилин, чәй содасы өстәргә һәм камыр басарга. Майланган кекс формасына кабарырлык урын калырлык итеп камыр агызырга. Өстен тигезләп, духовкада 40-50 минут пешерергә.

Әзер кекска вакланган чикләвек яки шикәр оны сибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса