Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Балык әзерләү серләре

Табан балык белән карабалыктан, гадәттә, ләм исе килә. Ул истән котылу өчен аларны ярты сәгать тозлы салкын суда тотарга кирәк.

Соңыннан агып тора торган суда юып аласыз. Чистартканда шуып китеп аптыратмасын өчен, тактагыз өстенә тоз сибегез, бармакларыгызны да ара-тирә тозга манып алыгыз. Балыгыгыз каткан булса, аз гына тоз салынган салкын суда тотып торыгыз. Кыздырыласы балыкны сөткә салып торып, аннары онда әвәләсәгез һәм кайнап торган май өстенә салсагыз, ул аеруча тәмле була. Балык сөякләрен ыргытырга ашыкмагыз, аларны ваклап төеп, бүлмә гөлләре өчен ашлама итеп куллана аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса