БАЛЫК ШУЛПАСЫ
Гади шулпа. Күл, елга балыгын (алабуга, чабак, шыртлака һ. б.) салкын суга салып пешерәләр дө, шулпаны сөзгәч, шулпага бәрәңге, вак суган салып, сүрән утта кайнаталар.
«Ике катлы» шулпа. Гади шулпага эре итеп тураган сыла, корбан балык, чөгә балыгы өстиләр.
«Өч катлы» шулпа. Гади әзер шулпаны марля аша сөзгәч, тагын вак балыклар салып, икенче кат пешерәләр һәм янә сөзәләр. Шуннан соң эре итеп тураган сыла, чөгә, корбан һ. б. балыклар салып, уха пешерәләр.
Шулпага тозны балык белән бергә салып кайнатсаң, шулпа ләззәтлерәк була.
Кайберәүләр әзерләгән шулпада балык тәме сизелми, өстәвенә әчкелтем тәм килә. Димәк, уха пешерүче суганны, лавр яфрагын озак кайнаткан, шунлыктан анда балык тәме беткән.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа