БАЛЫК САЛАТЫ
Кирәк ингредиентлар: - 1 банка консервланган балык; - 3 йомырка; - 2 уртача зурлыктагы суган; - 1 алма; - 100 г каты сыр; - 100 г майонез; - петрушка.
Консерваны ачып, балыкларны чәнечке белән ваклыйбыз. Йомырканы чистартып, агын сарысыннан аерып, агын да, сарысын да аерым ваклыйбыз. Суганны чистартып, юка боҗралар итеп турыйбыз. Юалган алманы һәм каты сырны вак угыч аша уабыз. Салат савытына кат-кат итеп, һәр катка майонез ягып болай салабыз:
1 кат - вакланган балык;
2 кат - суган;
3 кат - алма;
4 кат - йомырка агы һәм сыр;
5 кат - вакланган йомырка сарысы.
Салатны артып калган йомырка сарысы һәм петрушка белән бизибез.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia