Баллы торт
2 йомырка, 2 аш кашыгы атланмай, 2 аш кашыгы бал, 1 стакан шикәр, 1 аш кашыгы он, 0,5 чәй кашыгы сода кушып, яхшылап болгатып, сулы кәстрүлгә утыртырга.
Биш минут җылыткач, 1 стакан он өстәргә, ут өстендә килеш болгатып, тагын 5 минут җылытырга, 1 стакан он өстәргә. Пар мунчасыннан алып, тагын 1 стакан он кушарга, әйбәтләп болгатып, бераз суытырга. 4-6 кисәккә бүлеп, җәяргә, он сибелгән табада 5әр минут пешереп алырга.
Крем: 1-2 йомырканы туглап, 1 стакан сөт, 1 стакан шикәр, 1 аш кашыгы он өстәп, сүрән утта, болгата-болгата, куерганчы пешерергә. 2 аш кашыгы атланмай өстәргә. Суытып, җәймәләргә крем сөртеп, торт итеп өяәргә, җиләк-җимеш, уылган шоколад белән бизәргә.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа