Баллы белен торты
Камыр: 2 йомырка, 2 стакан су, 2 стакан он, 1 чәй калагы шикәр комы, 0,5 чәй калагы чәй содасы, тәменчә тоз. Эчлек: бал, 1 плитә кара шоколад, 1/5 плитә ак шоколад.
Кыздыру өчен үсемлек мае.
Камыр болгатып, төере беткәнче тугларга. Майланган табада 12 белен пешерергә. Балны җылытып эретергә. Һәр беленгә 1-2 шәр аш кашыгы бал сылап, торт өяргә. Ак шокладны туңдыргычта тотарга. Кара шоколадны пар ваннасында эретергә. Тортның өстенә эрегән кара шоколад агызып, кашык белән тигезләргә. Тортны суыткычта тотарга. Аннан өстенә эре угычтан шоколад кырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа