Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

"Бакчачы" салаты рецепты

Кирәк булачак: 2 кыярга: 2 кишер, 1 алма, 2 зур булмаган помидор, 100 г яшел салат яфраклары, 200 г каймак (1 тулы стакан чамасы), ярты лимон согы (яки 1 бал кашыгы алма серкәсе), 1 бал кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз.

Чи яшелчәләрдән кишер, кыяр һәм алманы әйбәтләп юып, кабыгын чистартабыз. Кыярны юка итеп токмачлап турыйбыз, алманы һәм кишерне угыч аша уабыз.

Салат яфракларын сайлап алып юабыз һәм юка тасмалар итеп турыйбыз. Яшелчәләрне савытка салып, тоз, шикәр комы сибәбез, лимон согы (яки алма серкәсе, яисә сыек лимон кислотасы) салабыз. Боларның барысын да каймак салып, ипләп кенә болгатабыз һәм салат савытына тау итеп өеп куябыз.

Помидорларны юып, юка телемләп турап, салатны бизибез.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса