Ананас тәменә охшаш кайнатма
Әзерләү өчен кирәк: 1 кило кабак, 800 грамм шикәр комы һәм бер лимон.
Кабакны кабыгыннан чистартырга, шакмаклап турарга, шикәр комы салып суы чыксын өчен 10-12 сәгатькә калдырырга. Лимонның төшләрен алырга һәм кабыгыннан арындырып, бик вак итеп турарга. Шикәр комы белән кабакны кайнатып чыгарырга һәм 15 минут пешереп алырга, лимон массасын салырга һәм кабаттан 15 минут кайнатырга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, астын өскә әйләндерергә һәм суытырга куярга.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа