Американча иртәнге аш
Иделияне кемнәрдер «Татарстан-Яңа гасыр» каналындагы «Яшьләр тукталышы» тапшыруының алып баручысы буларак хәтерлидер. Кемгәдер ул татар эстрадасына яңалык булып килеп кергән җырлары белән таныш. Экраннардан ник юк булды, дисәк, Иделия Америкага ук китеп, Майамида яши икән. Бәйсез компания белән килешү төзеп, Америкада җырлар яздыру белән мәшгуль. Бүген ул «Сөембикә» укучыларына Майами-ларның...
Кирәк:
(бер кеше өчен)* 1 әзер күзикмәк (калынрак булса әйбәт);
* 1 кызыл помидор;
* ярты баш суган (кызылы яхшырак);
* 1 кисәк татлы борыч;
* 2 йомырка;
* 5-6 шампиньон;
* 1 тәгәрмәч халапиньо дигән яшелчә (ачы борыч белән алыштырып була);
* 50 г каты сыр;
* 0,5 бал кашыгы лимон суты;
* зәйтүн мае;
* аштәмләткеч үләннәр.
Эш барышы:
Иң элек яшелчәләрдән соус әзерлибез. Моның өчен помидор, суган, аштәмләткеч үләннәр һәм орлыгыннан арындырылган баллы борыч белән халапиньоны бик вак итеп турыйбыз.Туралган яшелчәләрне бер савытка бушатып, тәменчә тоз сибәбез. Лимон суты һәм 1 бал кашыгы зәйтүн мае салып, бик яхшылап болгатабыз.Эре итеп туралган гөмбәләрне майлы табада кыздырабыз. Гөмбә әзер булгач, йомыркаларны сытабыз, тоз сибәбез. Тәбәне сыеклыгы беткәнче болгата-болгата кыздырабыз.Йомырка өстенә сыр уып сибәбез. Күзикмәкнең бер читенә иң элек гөмбәле тәбәне салабыз. Аның өстенә соусны түшәп, күзикмәкне тәгәрәтеп төрәбез. Коры табаны кыздырып, төргәгебезне шунда салабыз һәм ике ягын да җиңелчә генә кызартып алабыз. Табынга аны урталай бүлеп чыгарабыз. Янына кибет каймагы куябыз.
P. S. Бу ризыкны үзегез яраткан теләсә кайсы яшелчәдән әзерләп була. Гөмбә урынына ит ризыклары куллансаң да ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа