Реклама
Кирәк булачак: 600 г алма, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 100 г эремчек, 100 г үсемлек мае, 1 йомырка, тәменә карап тоз.
Әзерләү:
Алмаларны кабыгыннан һәм үзәгеннән чистартып, юка итеп турыйбыз.
Үсемлек мае белән эремчек кушып туглыйбыз, тоз салабыз һәм шуңа он салып, яхшылап болгатабыз.
Килеп чыккан массаны икегә бүлеп, 3 сәгатькә суыткычка куябыз.
Суынганнан соң ике корж ясыйбыз һәм өстенә алмаларны җәеп, шикәр комы сибәбез.
Шуннан соң рулет итеп төреп, йомырка сөртәбез һәм мичкә куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+