Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

АЛМА РУЛЕТЫ

Кирәк булачак: 600 г алма, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 100 г эремчек, 100 г үсемлек мае, 1 йомырка, тәменә карап тоз.

Әзерләү: Алмаларны кабыгыннан һәм үзәгеннән чистартып, юка итеп турыйбыз. Үсемлек мае белән эремчек кушып туглыйбыз, тоз салабыз һәм шуңа он салып, яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан массаны икегә бүлеп, 3 сәгатькә суыткычка куябыз. Суынганнан соң ике корж ясыйбыз һәм өстенә алмаларны җәеп, шикәр комы сибәбез. Шуннан соң рулет итеп төреп, йомырка сөртәбез һәм мичкә куябыз.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса