Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Алмаң кызылмы, сарымы?

Психологлар, кәеф белән ризыкның төсе идарә итә, дип белдерә.

Кызыл ризыклар (помидор, кура җиләге, чия) энергияне арттыра. Бу төс тәэсирендә ашказаны ризыкны тизрәк эшкәртә һәм Кызыл төс максатларга ирешергә ярдәм итә, көч бирә, тәвәккәллек өсти, депрессияләрдән котылырга булыша. Азканлылык вакытында, кан составы үзгәргәндә, арка мие авырулары булганда кызыл төстәге ризыклар ашарга кирәк.

Әфлисун төсендәге ризыклар (кишер, әфлисун, сырганак, шәфталу, абрикос, кавын, кабак) иммун системасын ныгыта, кан агышын Һәм ашкайнату процессын нормальләштерә. Әфлисун төсе җылыта, тискәре эмоцияләрдән арынырга ярдәм итә. Мондый төстәге ризык ашаганнан соң аралашучанлык һәм иҗат дәрте арта, яңа идеяләр туа.

Сары ризыклар (сары борыч,патиссон, банан) кешене шатландыра, тормышка җиңелрәк карарга ярдәм итә. Әлеге төс белем һәм акыл буләк итә, фикерләү дәрәҗәсен үстерергә булыша. Ул нерв системасы, аш кайнату процессы, бавыр һәм эчәклек эшчәнлеге өчен файдалы. Әлеге төс тән тиресе сәламәтлеге өчен дә мөһим.

Яшел ризыклар тынычландыра. Әлеге төс йөрәк һәм кан басымына уңай йогынты ясый,нервларны тынычландыра, үпкә эшчәнлеген яхшырта. Ул стресслардан, баш авыртуыннан котылырга ярдәм итә.

Миләүшә төстәге ризыклар (баклажан, чөгендер, кара виноград) эчке тоемлау һәм рухи бөтенлек белән бәйле. Әлеге төс фикерләү дәрәҗәсен үстерә, үзәк нерв системасы һәм баш мие өчен файдалы. Йокысызлыктан интегүчеләргә миләүшә төсендәге ризыклар ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса