Алма бәлеше пешерәбез
Камыр: 2,5 стакан он, 150 г атланмай, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 6 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы шикәр комы, аз гына тоз. Эчлек: 1,5 кг алма, ¾ сткана шикәр комы, 2 аш кашыгы он, 1 аш кашыгы лимон согы, 2 чәй кашыгы уылган лимон кабыгы.
Атланмайны кискәләргә. Он һәм тозны аерым савытка иләргә. Шунда ук шикәр комы һәм атланмай салып болгатырга. Үсемлек мае һәм салкын су өстәргә. Камыр басарга. Аны 2 өлешкә бүлеп, пленкага төрергә һәм 2 сәгатькә суыткычка куеп торырга. Алманы юка телемләп турарга. Аңа шикәр комы, он, лимон согы һәм кабыгы өстәргә. Болгатырга. Камырның берсен җәеп, майланган табага салырга. Өстенә эчлекне җәяргә. Калган камырны да җәеп, аннан киңлеге 3 см лы 10 тасма кисәргә. 5 тасманы бер-берсеннән 1 әр см ераклыкта тезеп чыгарга. Калган 5есен рәсемдәге кебек "үрергә". Тасмаларның артып калган өлешен кисеп алырга. Пирог өстенә шикәр комы сибәргә. 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 10 минут тотарга. Аннан температураны 170 градуска киметергә һәм 1 сәгать духовкада пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа