“Аквариум” салаты
300-400 г туңдырылган диңгез коктейле, 1 баш суган, 150-200 г консервланган кызыл ногыт борчагы, 200 г тозлы кыяр, 200 г консервланган шампиньон, 150 г каты сыр, майонез, үсемлек мае, тоз.
Бизәү өчен: диңгез кәбестәсе, кызыл, сары яки яшел болгар борычы. Диңгез коктейлен җебетеп, ярым түгәрәкләп туралган суган белән кыздырып алырга. Гөмбәне һәм кыярны шакмаклап турарга. Продуктларны катлам-катлам өяргә: диңгез коктейле, майонез, гөмбә, майонез, консервланган ногыт борчагы, кыяр, майонез, уылган сыр, майонез. Калган ногыт борчагын аквариум төбендәге ташчыклар рәвешендә салат өстенә тезеп чыгыгыз. Диңгез кәбестәсеннән суүсемнәр ясагыз. Балыкларны болгар борычыннан кисегез.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia