«Африка» салаты
2 банан, 2 шәр а.к. йөзем һәм кокос вагы, ярты лимон яки әфлисун согы, 3 ананас түгәрәге, ак ипи, май.
Йөземне суда тотарга, чистартылган бананны юка түгәрәкләп турарга. Икесен бергә кушып, шакмаклап туралган ананас, кокос вагы өстәргә. Салатны лимон яки әфлисун согы белән болгатырга. Өстен яшел тәмләткечләр һәм кыздырылган ипи вагы белән бизәргә. Салатны табынга 30 минуттан соң гына бирергә.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа