АБРИКОСЛЫ ПИРОГ
Кирәк ингредиентлар: - сыер мае - 120 г; - сөт - 40 мл; - йомырка- 3 данә; - шикәр комы - 165 г; - аш серкәсе белән сүндерелгән сода (яки "разрыхлитель теста") - 1,5 чәй кашыгы; - абрикос (яки башка җимеш) - 15 данә; - арыш оны - 150 г.
Йомшартылган сыер маен шикәр комы белән болгатабыз, бер - бер йомыркаларны салып һәрберсен салган саен яхшылап болгатабыз. Сөт, аннары сода белән он салабыз. бераз куерак камыр барлыкка килә. Табаны майлап, камырны салабыз һәм өстенә җимешне тезәбез. 180 градуска кадәр кыздырылган духовкада пешерәбез. Тәмле булсын!
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа