Елан чакса нишләргә?
Елан чагулар гадәттә июнь-июль айларында эссе көннәр башланган чакка туры килә. Еланнар үзләре беркайчан да беренче булып һөҗүм итмиләр. Үзләренә куркыныч янавын сизгәндә яки саксыз рәвештә өстенә басканда гына чагалар. Ирләрнең еш кына – аягын, хатын-кызларның кулын тешләп алалар.
Татарстанда 4 төрле елан бар: тузбаш, бакыр елан, кара елан һәм дала еланы. Кешеләр гадәттә кара еланнан зыян күрәләр. Урманга җиләккә баручылар быел да аларның күплеген әйттеләр. Шуңа күрә дә табигать кочагына чыгучыларга бу уңайдан игътибарлы һәм сак булырга кирәк.
Кием һәм аптечка

Белгечләр урманга баручыларга иң беренче чиратта дөрес киенергә киңәш итәләр. Шуңа күрә дә кунычлы бутыйларыгызны, җиңле кием-салымнарыгызны, аптечкагызны алдан ук әзерләп куегыз. Үзегез белән аллергиягә каршы дару һәм су алырга да онытмагыз.
Юлга чыкканда ук әйләнә-тирә мохитны күзәтеп барыгыз. Әгәр сез озын җәяүле сәфәргә китсәгез, максималь рәвештә туристлык сукмакларыннан тайпылмаска тырышыгыз. Үлән биек үскән урыннарны әйләнеп узыгыз. Еланнар шундый урыннарда, бүрәнәләр, ташлар астына яшеренергә яраталар. Бу тирәләрдә йөргәндә сак булыгыз.
Әгәр елан белән очрашсагыз, иң беренче чиратта тынычлыкны саклау зарур. Паникага бирелмәгез. Елан юнәлешендә кискен хәрәкәтләр ясамагыз. Әгәр борылып икенче якка китү мөмкинлеге булмаса, еланны шактый ераклыкта әйләнеп узыгыз. Еланнар тавыштан да курка икән. Шуңа күрә дә көчле тавышлар чыгарыгыз. Еланнарның колаклары юк, ләкин алар вибрацияләргә бик сизгер.
Шулай да, елан чакса, нишләргә соң? Бу уңайдан үзәк район хастаханәсе табиблары түбәндәге киңәшләрне бирә.
Бәла килсә

- Авызыгыз белән агуны суырырга тырышмагыз. Яраны суга чылатылган чиста чүпрәк белән генә пөхтә итеп чистарту яхшырак булыр. Әгәр кулны елан чакса, барлык балдакларны һәм беләзекләрне салырга кирәк, елан тешләве аллергик реакциягә һәм шешүгә китерә. Күп итеп су эчәргә киңәш итәбез. Сыеклык түгел, нәкъ менә чиста су. Алкогольле эчемлекләр катгый рәвештә тыела, чөнки аларның үзендә агу бар. Аллергиягә каршы дару да кабып куярга кирәк. Әлбәттә, селкенергә, артык хәрәкәтләр ясарга да киңәш ителми, алайса агу бөтен тәнгә таралырга мөмкин. Кеше сау-сәламәт һәм аның аллергиясе юк икән, каты борчылырга да кирәкми. Хәл китү, әлбәттә, булып алачак. Бөтен төрле агулану очрагындагы кебек эш итәргә кирәк. Елан тешләүнең иң куркыныч ягы - агуның кан тамырларына кадәр керүе нәтиҗәсендә нейротоксик эффектлар барлыкка килү. Әйтик, шеш арта, тәннең температурасы күтәрелә, артериаль кан басымы төшә, көчсезлек, күңел болгану күзәтелә. Шуңа күрә дә елан тешләгән кешене кичекмәстән хастаханәгә илтеп җиткерү зарур. Жгут салырга, тешләнгән урынга салкын куярга ярамый. Тешләгән урынны кисеп җибәрү дә катгый тыела, чөнки кара еланның агуын кан агымын акрынайта һәм иммун системасын какшата торган аксымнар тәшкил итә. Әйтик, әгәр дә жгут салсагыз, кан йөрүдән туктый, агу тарала, нәтиҗәдә ике атна эчендә төзәлеп бетәргә тиешле җир бер ай, ике ай төзәлмәскә һәм иң куркынычы - ампутация очрагына кадәр дә бардырып җиткерергә мөмкин. Шуңа күрә без бөтен төрле тешләү вакытында да жгут салуны тыябыз. Әгәр дә елан муен яки баш тирәләрен тешли икән, бу аеруча куркыныч. Сәбәп агуда да түгел. Тешләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән шеш сулыш органнарын кыса һәм кеше, вакытында хастаханәгә барып җитмәсә, сулый алмый башлый. Истә тотыгыз – бар нәрсәне дә вакыт хәл итә. Шуңа күрә кичекмәстән 112 номерына шалтыратыгыз. Диспетчер сезгә якындагы хастаханәнең адресын хәбәр итәчәк яки сезнең арттан ашыгыч ярдәм җибәрәчәк. Сезне нинди елан тешләгәнен табибка яки операторга әйтергә тырышыгыз. Белмәсәгез, аның тышкы кыяфәтен тасвирлап карагыз. Елан чаккан корбаннарга агуга каршы сыворотка кертелә. Әлеге кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә, вакытында тиешле ярдәм күрсәтелеп, хәл мөшкелләнмәскә мөмкин. Елан чагып, 12 сәгатьтән артык вакыт үткәннән соң инде коткару авыррак булачак. Сак һәм игътибарлы булу беркайчан да комачауламый, шуны истән чыгармасак иде, – дип кисәтә әлмәтлеләрне белгечләр.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Фото: нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia