Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Кышка кәбестә тозлау

Кат-кат тунлы, карыш буйлы... Әлбәттә, кәбестә.

Кемдер аны бакчасында үзе үстерә, икенчеләр сатып ала. Хәзер ярминкәләрдә сатыла торган кәбестә сортлары сусыл, йомшак һәм алар тозлар өчен бик яхшы. Кышка таба аның озак саклана торган сортлары китә. Кайбер банкаларга керән, кабак та салыр мөмкин. Теләсә кайсы яшелчәне менә шулай ферментларга була. Аны башка ризыклар белән дә кулланырга, иртән кабып җибәрергә дә, салатлар ясарга да ярый. Әчегән вакытта барлыкка килгән бактерияләр аш кайнату процессы өчен бик файдалы.

Тозлаган кәбестәдә бик күп пробиотиклар бар. Кәбестә үзебезнең эчәкләрдәге флораны яхшыртырга булыша. Алар файдалы бактерияләр, эчәклектәге микроорганизмнар балансын торгызалар. Файдалы бактерияләр санын арттыралар, зарарлыларының үрчүен туктаталар. Әчеп, тозланган кәбестә — безнең ашказаны, эчәк-ләр өчен эшкәртергә бик җиңел хәлгә килгән файдалы яшелчә.

Кәбестәне бу рецепт белән әзерләгәндә, су һәм маринад кушылмый. Кәбестә кыш буена үзенең тәмен саклый, бозылмый.

Тозлау өчен 3-3,5 кг. кәбестә (туралган), 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, уртача зурлыктагы 1 кишер кирәк.

Яшелчәләрне турыйбыз, кишерне кыргычтан кырабыз. Тозның уртача эрелектәгесен, экстра булмаганын һәм йод кушылмаганын алабыз.

Кәбестәне һәм кишерне, тоз һәм шикәр сибеп, камыр баскан кебек итеп, суы бүленеп чыкканчы изәбез. Кәбестәнең күләме кимегәч һәм суы бүленгәч, 3 литрлы банкага тыгызлап тутырып, тирән тарелкага утыртабыз. Суы кәбестә өстенә чыгарга тиеш.

Кәбестә 2-3 көн тозлана, бу вакыт эчендә ул әчи һәм суы күтәрелеп, тәлинкәгә агып чыгарга мөмкин. Капкач ябу кирәкми, өстен марля белән ябарга мөмкин. Көн саен 4-5 тапкыр агач таяк яки кашык белән төбенә кадәр тишкәләп, банка эчендә җыелган газны чыгарабыз.

Кәбестә тозланып беткәч салкын урынга сакларга куябыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса