Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Бакча җиләге үстерү

Бакча җиләген үстерү буенча киңәшләр.

                              

                            Бакча җиләгенә  кояш һәм җылы кирәк

Бакча җиләге (виктория) – гаҗәеп тәмле. Бу бакча культурасы кояшны ярата һәм караңгы урында иркенләп үсә алмый. Ул салкын томаннар кунмаган һәм тигез, җилсез, кояш яктысы тоткарлыксыз төшә торган җирдә яхшырак үсә. Ник дигәндә, җиләкнең тамыр системасы җирнең өске катламында урнашкан һәм һава шартларының үзгәрешләрен тиз сизә.  Ягъни бакчадагы иң кояшлы түтәлләр җиләкнеке булырга тиеш. Шулай ук аңа кояшта җылынган суны сибү яхшырак. 

                           Җиләкне чистарту, ашлау мөһим

Бакча  җиләге уңдырышлы, һава һәм суны яхшы үткәрүчән кара,  кара-соры туфракны  үз итә. Җиләк утыртылачак түтәлгә көздән һәр квадрат метрга бер-ике чиләк органика катнашмасы (черемә, яртылаш янган тирес, компост) кертергә киңәш ителә. Яңгыр суалчаннары һәм туфракта яшәүче башка бөҗәкләр органиканы үсемлекләр файдалана алырлык итеп эшкәртәчәк. Моннан тыш августның өченче декадасында, сентябрь башында сидерат үләннәрен (рапс, горчица, майлы торма, карабодай, солы, фацелия, вика, люпин, борчак һәм башкалар) чәчәргә мөмкин. Якынча бер айдан аны чабып компост өеменә өстиләр. Язын түтәлне казып чыгу алдыннан бер квадрат метрга  50 грамм ашлама (нитроаммофос яисә суперфосфат белән калий тозы) сибәргә, агровермикулит минералын өстәргә була.

                           Иртә яздан көзгә кадәр

Бакча җиләген августның икенче яртысыннан сентябрь урталарына кадәр утырту яхшы нәтиҗә бирә. Көзгә кергәндә өлгермәгәндә, иртә яздан утырталар. Карт куаклардан тамыр җибәргән мыекларны алып, күчереп утырту  уңайлы. Үсентене утыртканда шуңа игътибар итегез: аның сабаклары белән тамырлары тоташкан урын җир өслегеннән аста да өстә дә булмасын, ул нәкъ җир белән бер тигезлектә булырга тиеш. Тирән утыртылганда, аның бөреләре күмелеп кала, үсә алмый. Өскә утыртканда исә тамыры кояштан кибеп, җилдә җилләп, ныгынып китә алмаячак.  Түтәлләрдә җиләк куакларының ничек утыртылуы да мөһим. Беренче ысулга ярашлы, рәт арасы ким дигәндә 70 сантиметр була, бу очракта  үсемлекләрне ешрак итеп утыртырга мөмкин, ягъни  15 сантиметр  ара кала. Икенче ысулга өстенлек бирүчеләр рәт арасын – 40 сантиметр, җиләк куаклары арасын 30-35 сантиметр итә. Утыртыла торган урыннан якынча ике көрәк туфрак алына, хасил булган чокырга су сибелә. Түтәлгә алдан тирес-фәлән кертелмәгән булса, ярты көрәк чамасы яхшы янган тирес, ягъни черемә салып, туфрак белән бутарга була. Бер уч чамасы утын көле дә зарар итмәс. Үсентене утырткач, тирәсендәге туфрак кул белән тыгызлап, басыбрак куела – үсенте аз гына тартканга да куптарылып чыгарга тиеш түгел. Утырткач, яхшы итеп су сибәләр. Көннәр коры торса, 2-3 көнгә бер су сибү яхшы.

                              Җиләк тәрбия һәм игътибарга мохтаҗ

 Үсемлекләр арасына эре пычкы чүбе һәм черемә катнашмасы тарату, үсентеләрне утыртып ике атна үткәч, рәт араларына, сыер тизәге эремәсе (1 өлеш тизәккә  10 өлеш су)  сибү яхшы була. Түтәлләр арасындагы сукмакны, хәтта рәт араларын кайбер бакчачылар мульча  (чүп үләннәр үсмәсен һәм дым кипмәсен өчен туфрак өстенә җәелә торган төрле нәрсәләр, мәсәлән, печән, салам, черемә) белән каплый. Соңгы чорда кара төстәге агротукыма кулланучылар бар. Ул чүп үләннәренә үсәргә ирек бирми һәм өлгергән чагыгында җиләк тәлгәшләре туфрак, черемә белән пычранмый. Беренче елда мульча астында туфрак дымлы булсын җиләккә суны мулрак сибәләр.

Чүп үләннәрне утап һәм үсентеләр җибәргән мыекларны даими кыркып торалар. Гадәттә, беренче тукландыру үсемлекләр чәчәккә бөреләнгәч үткәрелә. 10 яисә 12 өлеш суга бер өлеш тирес салып, болгатып, 6-12 куакка бер чиләк эремә сибелә. Аны чәчәкләргә тидермичә куак төбенә сак кына салалар. Алдан су сибелгән булса яхшырак, ашлама керткәч тә мул итеп су сибәләр. Беренче уңышны җыйгач, икенче мәртәбә тукландырырга мөмкин. Моның өчен бер квадрат метрга 1,5-2 стакан чамасы көл (яисә бер чиләк суга бер стакан көл эретеп) сибеп чыгалар. Сентябрь азагында җиләк куакларын өченче мәртәбә тукландырырга мөмкин. Бер квадрат метрга 60-70 грамм фосфор-калий ашламасын кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса