Әлмәттә бакчачылар эшкә керешә
Апрель аенда бакчачылар инде эшкә керешәләр.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Әлмәт бүлеге белгечләре алдагы уңышка нигез салу өчен җирне яз уртасыннан ук әзерли башларга кирәклеге турында искәртәләр.
- Апрель бакчаны, дача участокларын яңа сезонга әзерләү өчен бик җаваплы чор. Иң элек территорияне җыештыру зарур: биләмәләрне узган елгы яфраклардан, коры ботаклардан һәм кыш буена җыелган башка чүп-чардан арындырырга кирәк. Бу бакчаның эстетик күренешен яхшырта, үсемлек калдыкларында кышлаган корткычлар һәм авырулар таралуны булдырмый. Әгәр кишәрлектә туфрак артык тыгыз булса, үсемлек тамырларына кислород үтеп керсен өчен аны йомшартырга кирәк. Туфракны казуга керешкәнче аның өлгергәнлеген тикшерергә кирәк. Оптималь дымлылык гади ысул белән тикшерелә: учка җир алып кысарга кирәк, идеалда - ул кечкенә ферментларга таркалырга тиеш. Бөтенләй таркалып китсә - туфрак артык коры була, оешып калса - җир артык дымлы әле. Культуралар яхшы үссен өчен туфракка известь яки агач көле кертергә кирәк. Апрель - органик һәм минераль ашламалар кертү өчен бик уңай вакыт. Компост, черемә яки комплекслы ашламалар туфракны кирәкле туклыклы матдәләр белән баетырга ярдәм итә. Әмма моның белән дә артык мавыкмаска кирәк: ашламаның артык булуы да үсемлекләргә зыян китерергә мөмкин.
Шулай ук орлыкларны һәм үсентеләрне әзерләргә кирәк. Ачык грунтка утырту вакытына ул ныгып һәм сәламәт булып өлгерсен өчен үсентеләр җитәрлек яктылык һәм җылылык белән тәэмин ителергә тиеш. Апрельдә кишер, редис, петрушка һәм суган кебек салкынга чыдам культураларны утырта башларга мөмкин. Әлеге үсемлекләр көчле булмаган кырауларга чыдый ала, шуңа күрә аларны шулай иртәрәк утырту куркыныч түгел. Орлык-суганны (баш суган өчен) апрельдә утыртырга әзерлиләр. Сатып алганда орлыкның зурлыгына игътибар итәргә кирәк. Иң кулай зурлыгы - 2 см чамасы. Әгәр ул эрерәк булса, яшел сабакка китәчәк. Суган сабакка китмәсен өчен, утырту алдыннан аны бер атна буена өйдә 25 градус һәм аннан җылырак булган бүлмәдә яки радиатор янында тотарга кирәк. Аннары утырту алдыннан суган очын, көзен саклау өчен калдырылган өлешен суганның «гәүдә» өлешенә кисәргә кирәк: сүз суганны саклау чорына калдырыла торган 5 см турында бара. Әгәр аны кисмәсәң, орлыкка шытып чыгу авыр була, чөнки аңа бу кипкән 5 см ны тишеп чыгуга көч сарыф итәргә туры киләчәк. Суган орлыгын зарарсызландыру мөһим. Аны 10-12 сәгатькә бүлмә температурасындагы суга салыгыз яки 10 литр суга бер чәй кашыгы бакыр купоросы салынган эремәдә тотыгыз. Марганец эремәсе дә ярый - 10 литр суга 2-3 грамм; яисә биофунгицид эремәсен кулланырга мөмкин. Орлыкны утыртканнан соң түтәл өстеннән, мәсәлән, валик яки такта белән үтәргә кирәк - күп кенә тәҗрибәле бакчачылар бу гади агротехник алымны кулланалар.
Теплицада, җир эрегәч, май бәйрәмнәрендә үк беренче яшел үләннәр уңышын алу өчен, редис, укроп һәм петрушка чәчәргә була. Баздагы бәрәңгене дә утырту өчен апрельдә әзерли башларга кирәк. Аны баздан чыгарыгыз, чистартып, якты урынга салыгыз, бу, яшелләнеп, бөреләнү өчен эшләнә.
Чәчәк үстерүчеләр кышка саклауга калдырылган георгин һәм гладиолус суганнарын да апрельдә урыннарыннан чыгаралар. Аларны 1 процентлы марганец эремәсендә (20-30 минут) яки антибиотиклар эремәсендә (тәүлек буе) зарарсызландыралар. Суганнары тизрәк үсеп чыксын һәм үсентеләрне иртәрәк булдыру өчен георгиннарны җиргә утыртырга мөмкин. Гладиолусларны шытым өчен бүлмә температурасында калдырырга кирәк. Моны апрель уртасында эшләргә мөмкин - беренче чәчәкләрне кайчан күрергә теләвегезгә карап. Апрель аенда чыккан шытымнарны язгы кыраулардан саклау турында кайгыртырга кирәк. Яшь шытымнарны салкыннан саклау өчен агроволокно яки пленка кебек ябу материалларын кулланыгыз.
Апрельдә агачлар һәм куаклар актив үсә башлый, шуңа күрә аларны өстәмә тукландырырга кирәк. Алар яшелләнеп үсеп китсен өчен мочевина яки аммиак селитрасы кебек азот ашламалары кертегез. Шулай ук тамыр системасын ныгыту өчен калий һәм фосфор булган комплекслы ашламалар кулланырга мөмкин. Белгечләр менә шундый киңәшләрен бирде. Алар әйткәннәргә колак салырга киңәш итәбез һәм барлык бакчачыларга да җылы, матур көннәр теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia