Фейхоаның файдасы зур
Фейхоа гаять файдалы.
Көз ахырына кибетләрдә һәм базарларда фейхоа күренә башлый . Әгәр берничә ел элек бу җиләкләр экзотика булса, хәзер аларны күп очратырга була, ә бәяләр алма яки әфлисун бәяләреннән әллә ни аерылмый. Әлеге җимешләр гаять файдалы.
Фейхоаның ватаны булып Көньяк Америка санала. Ул – Бразилия, Парагвай һәм Аргентинада киң таралган тропик үсемлек. Ләкин аны безнең киңлекләрдә дә үстерәләр — мәсәлән, Кырымда яки Абхазиядә. Урып-җыю гади бара: агачны селкетәләр, җиләкләр җиргә коела. Бер агач уртача 35-40 кг җимеш бирә.
Файдасы
Фейхоа җиләкләре йодка бик бай, ул калкансыман бизнең һәм бөтен эндокрин системаның эшен тәэмин итү өчен кирәк. Җимешләрдә тимер шактый күп – бу микроэлемент тукымаларны һәм органнарны кислород белән, шулай ук магний, калий, кальций һәм цинк белән тәэмин итүдә актив катнаша.
Фейхоа җимешләре А һәм С витаминнарына бай, димәк, салкын тию авыруларын профилактикалауны тәэмин итеп, даими куллану иммунитетны арттыра. Бу бигрәк тә озын Россия кышы алдыннан актуаль.
Экзотик җиләк калориясе түбән булуы белән аерылып тора – 100 г җимешкә 55 ккал.
Әгәр сез элегрәк фейхоаны татып карамагансыз икән – аны рационга бик сак кына кертегез.
Йодның күп булуын исәпкә алып, артык күп җимеш ашарга кирәкми – бу микроэлементның артык булуы калкансыман биз өчен\ зарарлы. Организмда йодның артык булуының симптомнары нерв ярсынучанлыгының артуы, тынычсызлану, ярсынучанлык, шулай ук аритмия булырга мөмкин. Шул ук сәбәп буенча фейхоаны гипертиреоз күзәтелгән яки башка эндокрин тайпылышлары булган кешеләргә кулланмау яхшырак.
Панкреатит һәм югары кислоталы гастрит вакытында шулай ук фейхоа кулланганда бик сак булырга кирәк. Аларда эфир майлары һәм ашкайнату органнары стенкаларын ярсыта торган матдәләр күп.
Ничек сакларга?
Яңа җимешләр җыелганнан соң күп дигәндә 10 көн саклана. Транспортлау вакытын исәпкә алып, сатып алынган продуктны ике-өч көн дәвамында ашау яхшырак, шул ук вакытта аларны суыткычта сакларга кирәк.
Фейхоаны туңдырырга мөмкин. Ике очракта да бозылган җиләкләрне алып ташларга, сабын белән су астында юарга кирәк булачак.
Фейхоадан варенье яки компот ясарга мөмкин. Алар да бик тәмле килеп чыга. Ә кемдер аны турап бал белән болгатып та саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа