Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Финик җимешенең файдасы

Финиклар - тропикларда үсә торган атаклы пальма җимешләре. Бу җимешләр борынгы заманнардан Африка һәм Ерак Көнчыгыш илләрендә төп азык төре булып хезмәт иткән.

Пәйгамбәребез с.г.в. беркайчан да файдасыз эш эшләргә өндәмәгән. Финик җимеше аның күпсанлы хәдисләрендә телгә алына.

Татарларда еш кына финикны хөрмә җимеше дип йөртәләр. Хөрмә җимеше ул бөтенләй башка җимеш.

Фникларның зурлыгы һәм төсе турыдан-туры җиләк-җимешнең кайсы төбәктә өлгерүенә бәйле. Аларны чи килеш тә, киптереп тә ашыйлар. Яңа пешкән җимешләр, гадәттә, шактый татлы тәмле һәм саргылт төскә ия була, ә киптергәннән соң баллы төсмерле татлы тәмгә ия булалар, тышчасы көрән төскә керә. Россиядә сатуда нәкъ менә киптерелгәннәрен табарга була. 

Финикларда антиоксидантлар (бу күрсәткеч буенча алар инҗир һәм сливадан файдалырак), клетчатка, фруктоза бар. Галимнәр хөрмәләрнең баш мие өчен файдалы булуын һәм ашкайнатуга ярдәм итүен ачыклаган. Моннан тыш, алар йөкле хатыннарга да файдалы. Финикларны татлы ашыйсы килгәндә ашарга була, ләкин аларны артык кулланырга кирәкми.

1. Финик антиоксидантларга бай 

Азык продуктларында антиоксидантлар күп кенә куркыныч авырулар үсеше куркынычын киметергә ярдәм итә. Алар күзәнәкләрне зарарлы оксидлашу реакцияләрен китереп чыгаручы ирекле радикаллардан саклый. Җимешләрдә антиоксидантлар башка шундый ук продуктлар — слива һәм инҗир белән чагыштырганда күбрәк. Финик җимешләре ялкынсынуны киметүче флавоноидларга һәм фенол кислотасына, шулай ук йөрәк өчен файдалы каротиноидларга бай.

2. Финикта күп клетчатка күп

Тикшеренүләрнең берсе көненә җидешәр финик ашаучыларның ашкайнату процесслары сизелерлек яхшыруын раслады. Моңа клетчатка ярдәм итә, ул кандагы шикәр күләменең кискен күтәрелүен булдырмый кала.

3. Финик баш мие сәламәтлеген сакларга ярдәм итә

Тәҗрибәләр раслаганча, финик җимешләре баш миендә табылган интерлейкин 6 (IL-6) кебек канда ялкынсыну маркерларын киметә. Ул нейродегенератив авырулар, шул исәптән Альцгеймер авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, финик бета-амилоид аксымнарның активлыгын киметә — баш миендә кан төерләренең барлыкка килү сәбәпләре. Алар җыелганда, еш кына күзәнәкләр арасындагы бәйләнеш бозыла.

 

4. Финик-табигый балландыргыч

Аларны татлы теләгәндә ашарга була, ләкин аларны артык кулланырга кирәкми
Татлы җимешләрдә фруктоза күп, шуңа күрә аларны гадәттәге ак шикәр белән алыштырырга мөмкин. Финиктан паста әзерлиләр, аларны блендерда су белән болгаталар. Алар клетчатка һәм туклыклы матдәләргә бай булса да, җимешләр шактый калорияле, шуңа күрә аларны уртача микъдарда куллану яхшырак.

 

5. Җимешләр сөякләрнең сәламәтлеген сакларга булыша

Финикларда берничә файдалы минерал, шул исәптән магний, калий һәм кальций бар. Бу матдәләр сөяк тукымалары авыруларын, остеопорозны да кертеп, булдырмый кала. Әмма ахыргы нәтиҗәләр ясарга мөмкин булганчы, өстәмә тикшеренүләр кирәк.

 

6. Финик инфекцияләрне кисәтә

Бүген барлык микроб инфекцияләрен диярлек антибиотиклар ярдәмендә дәвалыйлар.  Антибиотикларны табигый продуктлар белән алмаштыру акыллы карар булырга мөмкин. Финик пальмасының сөякләре һәм яфракларыннан алынган экстрактлар ярдәмендә үткәрелгән тикшеренү барышында аның күп кенә зарарлы бактерияләргә актив каршы торучанлыгы ачыкланган.

7. Җимешләр табигый юл белән бала табуга ярдәм итә

Бер тикшеренүдә 69 хатын-кыз катнашкан, алар бала табарга дүрт атна кала көненә алтышар финик ашаган. Бу җимешләр рационына кермәгәннәр белән чагыштырганда, экспериментта катнашучылар 20% ка ешрак табигый юл белән һәм азрак вакыт эчендә бала тапканнар. 

8. Финикларны  рационга өстәү җиңел

Озак вакыт әзерләү һәм өстәмә ингредиентлар таләп итә торган күп кенә продуктлардан аермалы буларак, финик — әзер файдалы ризык. Моннан тыш, аларны ашамлыкларга башка тәм бирү өчен кулланырга мөмкин, мәсәлән, чи ризык десертлары әзерләү өчен аларны чикләвек һәм көнбагыш белән бергә кушарга мөмкин. Татлы җимешләр-заправкалар, соуслар һәм сироплар өчен нигез. Клетчатка организмны озакка туендырсын өчен, аларны иртәнге ашка өстәү файдалы. 

 

Зыяны

Барлык уңай сыйфатларга карамастан, кайбер очракларда рациондагы финиклар санын киметергә кирәк. Алар  фруктоза чыганагы булганлыктан, ашказаны эшчәнлеген бозарга мөмкин. Күп кенә продуктлар кебек үк, финиклар аллергиклар өчен куркынычсыз түгел, шуңа күрә аларны беренче тапкыр татып карарга уйласагыз, табиб белән киңәшләшегез һәм бер җимештән генә башлагыз. Аларда шикәр спирты — сорбит бар, Ул диарея китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, әгәр эчәклек белән проблемалар бар икән, аларны артык еш ашамасагыз яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса