Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Смартфонга зарядка биргәндә иң киң таралган хата аталды

Смартфон аккумуляторын тулысынча зарядкаларга һәм нульгә кадәр калдырырга ярамавын эксперт сөйләде.

"Иң еш очрый торган хата-зарядка өчен  дөрес булмаган  җайланма куллану. Телефонны һәр тапкыр 100% ка кадәр зарядлау кирәкми-заманча җайланмалар инде 80 яки 90% дәрәҗәсендә зарядны туктатып көйли", - диде белгеч.

 Смартфонны кулланганда тагын бер хата – башка маркалы телефоннарның зарядлау җайланмаларын куллану. Бу батареяның тизрәк тузуына китерә һәм, тагын да куркынычрак, кыска ялгануга китерергә мөмкин. Эксперт шулай ук смартфонның төрле функцияләре аккумуляторның торышына төрлечә тәэсир итә дип сөйләде. Мәсәлән, Bluetooth смартфонның зарядкасына тәэсир итми, Wi-Fi, GPS актив кулланылганда гына.

«Әгәр телефондагы батарея артык тиз бетә башласа, ниндидер кушымтаның фон режимында кулланылмавын тикшерергә кирәк. Шулай ук экранның яктылыгын киметергә яки дисплей көйләүләрендә махсус режимны сайларга мөмкин», – ди белгеч. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса