Суганның төрле төрләрен үстерергә мөмкин
Бакчачылар иртә яздан көзгә кадәр суганның берничә төрен үстерә.
Батун суган — күпьеллык. Суганчалары туфракта кышлый. Яшел кыяклары кар эреп беткәч, күренә башлый. Иртә язын полиэтилен астына чәчкәндә беренче тапкыр август аенда җыялар. Киләсе язга ул үзе чыга. Бер урында 2-3 ел үстереп була.
Шнитт суган каурыйсыман йомшак кыяклы. Яздан көзгә кадәр ашыйлар. Орлыктан да, вегетатив юл белән дә үрчи. Бу суган кыска гына тыгыз кыяклы. Орлыкларны яз көне чәчәләр. Май ахырына кадәр шнитт суганның кыякларын ике тапкыр җыярга мөмкин.
Слизун суган — шулай ук күпьеллык үсемлек. Аны бер урында 6-7 ел үстереп була. Бу суганның тармакларын бүлгәләп утырталар, орлыктан да үсә. Слизун суганның кыяклары яссы, киң, йомшак, сусыл, озак катмый һәм тупасланмый, тәме дә артык ачы түгел. Аның кыяклары витаминнарга, төрле тозларга бай, тимер аеруча күп.
Күпьяруслы суганны мисыр суганы, мөгезсыман суган дип йөртәләр. Суганның кыяклары язгы кояш карау белән күтәрелеп китә, полиэтилен астында аеруча тиз үсә. Кыяклары тәмле, сусыл, аларда 80-90 процентка кадәр С витамины бар. Бу суган 40 градус суыкта да өшеми. Суган бер урында 4-5 ел үсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа