Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Орлыкларның саклану вакытын каян белергә?

Кайвакыт тәҗрибәле бакчачылар да орлыкларның яраклылык вакыты һәм аларның шытып чыгуы арасында аерма күрмиләр.

 "Мин орлык сатып алдым, пакетта: 2024 елга кадәр дип язылган, ә алар чыкмый", — дип зарлана алар.

Орлыкларның яраклылык вакыты (ягъни реализация) — орлыкларны ваклап сату өчен закон белән билгеләнгән вакыт аралыгы.

Кәгазь пакетлардагы орлыклар өчен  агымдагы елның пакетка салу датасыннан алып, алдагы елның ахырына кадәр; икеләтәтелгән калынрак пакетларда һәм фольгаланган, башка һава үткәрми торган материаллар кулланып тутырылганнары агымдагы елның пакетка салу датасыннан алып, реализациянең икенче елы ахырына кадәр.

Орлыкларның шытып чыгуы, яраклылык вакытыннан аермалы буларак, билгеле шартларда үсү сәләтенә бәйле. Һәм ул кыяр орлыкларының яки помидор орлыкларының кайсы айда тутырылуына бәйле түгел, ә беренче чиратта теге яки бу культурага караганлыгына бәйле, чөнки өрле культураларның саклану вакыты төрлечә.  

Орлыкларны ничә ел сакларга:
Куян тубыгы (пастернак), сельдерей, суган 1- 2
суган-порей, петрушка, укроп, шпинат, кузгалак 2- 3
 кишер, борыч, салат 3-4

баклажан, колраби, кабак, чөгендер, чәчәк-кәбестә  (цветная капуста) 3-5
кәбестә, брокколи, гәрәнкә, бүкән шалкан, редис, торма, помидор 4 5
борчак 4-6
 кукуруз, кузаклылар, фасоль 5-7
карбыз, кавын, кабак, кыяр, патиссон, кабак 6 - 8 ел саклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса