Тычкан - кечкенә, чире - куркыныч!
Россиядә ел саен 7000 гә якын кеше тычкан бизгәге белән авырый.
Аны гадәттә дачаларда, басуда, пикник вакытында йоктыралар. Бу авыруны ничек танырга һәм инфекцияне йоктырмас өчен нәрсә эшләргә?
Авыруның фәнни исеме - бөер синдромлы геморрагик бизгәк. Ул кешенең вак кан тамырларын, бөерләрен, үпкәсен һәм башка органнарын зарарлый.
Инфекция йогуның төп юлы - кимерүчеләрнең кипкән бүлендекләре булган һава-тузан юлы. Сирәк очракта контакт-көнкүреш әйберләре аша. Авыру кешедән кешегә йокмый.
Башлангыч чорда тычкан чирен тану җиңел түгел, чөнки беренче билгеләре гадәти гриппны хәтерләтә. Тән температурасы 40 градуска кадәр кискен күтәрелә, кеше туңа, хәлсезлек сизә, башы авырта, авызындагы даими корылык газаплый. Кайвакыт кан басымы төшә, брадикардия башлана (йөрәк тибеше кими). Шулай ук конъюнктивит, тән тиресе кызаруы булырга мөмкин. Бу хәл гадәттә 3 тәүлек дәвам итә. Авыруның икенче этабында бөерләр зарарлана. Шуңа күрә бил авыртуы барлыкка килә, күңел болгана. Ашказаны авыртып торырга да мөмкин. Бит һәм күз кабаклары шешенә. Мондый симптомнар гадәттә авыруның 4 нче көнендә күренә һәм алар бик куркыныч, чөнки нәкъ менә шул вакытта үлемгә китерүче өзлегүләр булырга мөмкин. Бу - эчкә кан саву. Әлеге стадия 5-11 көн дәвам итә.
Дөрес дәваланганда, кеше якынча 3-6 атнадан савыга. Өзлегүләр булса, авыру ярты елга сузылырга мөмкин. Тычкан чиренең инкубацион чоры якынча 2 атна дәвам итә.
Тычкан бизгәген профилактикалау:
lкыштан соң дачаларыгызда генераль җы-ештыру вакытында тузанны һәм чүпне себерке белән түгел, ә тузан суырткыч белән чистартыгыз - вирус тузан белән бергә организмга керә;
lбитлек киеп җыештырыгыз, ә тагын да яхшысы - респираторда, кулларда перчаткалар булырга тиеш;
lтычканнар зарарлаган ризыкларны ташлагыз, аларны ашау катгый тыела!
Табигатьтә ял итүнең дә үз кагыйдәләре бар:
ашар алдыннан кулларыгызны юыгыз; пешкән, кыздырылган ризыкларны гына ашагыз - җылыту процессы вирусны үтерә.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәкне дәвалау өчен халык чаралары юк. Бу - үлемгә китерүче авыру, һәм монда үз-үзеңне дәвалау куркыныч! Авыруның беренче билгеләрен сизгәч үк табибка мөрәҗәгать итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа