Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

«Вампирлар» ауда: талпаннан саклануның төп кагыйдәләре

Сер түгел, паразитлар җылы көннәр җитү белән шактый активлашалар.

Аларның активлык чоры март ахырыннан октябрьгә кадәр дәвам итә.

Талпанны шәһәрдән читтә, урманда гына түгел, ә шәһәр паркында йөргәндә дә «эләктерергә» мөмкин. Аларның яраткан урыннары - биек булмаган үлән һәм куаклар булган сукмак кырыйлары. Талпаннарның иң актив вакыты - иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә, ә менә кояш нурларын алар бик өнәп бетермиләр.

Берничә сәгать саен өс киемен, тәннең ачык урыннарын тикшерегез. Урманнан кайткач бөтен тәнегезне, киемнәрегезне игътибар белән карап чыгыгыз. Аеруча колак артын, култык асларын, бот араларын, эчнең аскы өлешен җентекләп карагыз.

Талпан кадалган очракта кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итегез!

Талпанны өй шартларында алырга ту-ры килгән очракта, бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнлеген белү өчен, аны пыяла савытка салып, гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк. Эскәк белән тартып алганда талпан кадалган урынга йод яки спирт сөртү зарур. Талпанга каршы вакцина ясатырга да була, аның файдасы 3-5 елга җитәчәк.

Талпаннан саклану чаралары:

lурманга яки паркка барганда ачык төстәге киемнәр киегез, шулай булганда ябышкан талпан күренеп торачак;

lкиемнәрне талпаннарга каршы махсус сиптергечләр белән алдан эшкәртергә мөмкин. Шулай ук тән тиресе өчен саклагыч спрейлар һәм кремнар да куллану артык булмас;

lчалбар балаклары итек кунычына тыгылырга, күлмәк каеш белән буылган һәм чалбарга кыстырылган булырга тиеш;

lмуенны саклау өчен башлык, яулык яки капюшоннан файдалану яхшы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса