Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яз көне ничек организмны витаминнарга баетырга?

Озын кыштан соң организм хәлсезләнә һәм бу язга туры килә.

Организмга витаминнар җитмәүне җимеш соклары эчеп төзәтергә мөмкин.

 Алма согы бик күп файдалы сыйфатларга ия. Анда бик аз калория, күп тимер бар, шуңа күрә анемия, шул исәптән йөклелек анемиясе өчен бик файдалы. Алма согы бөерләрдән ташларны чыгарырга ярдәм итә, ә андагы пектиннар бик яхшы адсорбентлар булып хезмәт итә һәм организмны токсиннар һәм шлаклардан чистарта. Алма согы еш бронхит яки башка үпкә авыруларыннан интегүчеләргә дә файдалы. Көн саен алма һәм алма согы эчү үпкә эшчәнлеген яхшырта.

Алма согы файдалы дип, кибеттәге әзер алма сокларын алырга ашыкмагыз. Аларга күп итеп шикәр һәм озак саклауны тәэмин итүче башка зарарлы матдәләр өстиләр. Үзегез ясагыз!

Алма согы бик гади эшләнә, моның өчен алманы чистартып, төшләреннән аралап, соковыжималкага салу җитә. Төшләрен дә ташламагыз, яме, чөнки алма төшләре йодка бик бай. Алма төшен ашап, организмны йодка баетырга мөмкин, бернинди таблеткалар да кирәкми. Сок өчен яңа өлгергән җимешләр генә яраклы, черегән яки иске алмалар аның тәмен бозачак һәм җитәрлек сыеклык бирмәячәк. Алма согын ясау белән  шунда ук  эчү яхшырак, чөнки ул бик тиз оксидлаша. Аны төрле пропорцияләрдә кишер, сельдерей, башка яшелчә һәм җиләк-җимеш соклары белән берләштерәләр. Болай тагын да файдалырак килеп чыгачак.

Балалар өчен дә кулланырга мөмкин. 

Табиблар белән киңәшләшү мөһим.

Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса