Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яңа ел табынына салат рецептлары

Бездән - сезгә

Резедадан Яңа ел салаты

Үзенчәлекле салат өчен кирәк: 3-4  бәрәңге, 200 г ысланган тавык ите яки кальмар, 2 маринадланган кыяр, 3 йомырка, 1 алма, 150-200 г сыр, 1-2 тырнак сарымсак, тоз, төелгән борыч, бизәү өчен зәйтүн җимеше.

Пешкән бә-рәңге белән йомырканы эре, сырны вак угычтан уабыз. Кыярны, тавыкны саламлап яки шакмаклап турыйбыз. Алманы чистартып, эре угычтан уып, каралмасын өчен өстенә лимон согы сирпибез. Алманы салатны ясаганда гына угычтан уарга киңәш итәм. Майонезны сарымсак белән болгатырга.

Салатны катламлап ясыйбыз. Һәр катламы саен сарымсак-лы майонез сылыйбыз. Башта бәрәңге, аның өстенә туралган кыярның яртысын, ысланган тавык ите яки кальмар салабыз. Аннары калган кыяр, йомырка, алма, сыр салына. Өстен майонез белән сылаганнан соң зәйтүн җимеше, укроп белән бизибез.

Ландыштан «Купеческий»       салаты

Кирәк була: 300 г пешкән ит, 200 г гөмбә, 1 банка яшел борчак, 100 г каты сыр, 4 йомырка, 2 башлы суган, 2 данә маринадланган кыяр, 1 пешкән кишер, майонез, сыек май, тоз, кара борыч.

Кирәкле барлык ингредиентларны әзерлибез. Консервланган гөмбәне турап сыек майда суган белән бергә кыздырабыз. Итне шакмаклап турыйбыз. Йомыркаларны, пешкән кишерне, кыярларны угычтан чыгарабыз. Сырны вак угычтан чыгарабыз. Салатны катлап ясыйбыз: ит, кыяр, кишер, кыздырылган гөмбә, сыр, яшел борчак, йомырка. Катлар арасына майонез сылыйбыз, иткә тоз, борыч, кишергә бераз тоз сибәбез. Салатны рәсемдәге кебек бизибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса