Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Чөгендер тизрәк пешсен өчен, моның берничә серен белергә кирәк

Файдалы киңәшләр.

l Пешерер алдыннан чөгендернең тамыр очын кисмәгез. Киселгән урын аша шикәр һәм сок бүленеп чыга.

lЧөгендерне пешерергә кайнар суга салыгыз, кәстрүлнең капкачын ябарга кирәк. Болай ул сусылрак та, тәмлерәк тә була, тизрәк пешә, витаминнары да күбрәк саклана.

lЧөгендерне тозсыз пешерергә кирәк. Баллы булмаса, суына аз гына шикәр комы кушарга мөмкин.

lТизрәк пешсен өчен, 10 минут кайнаган саен ярты стакан салкын су өстәп торырга була.

lСуын саркыткач, өстенә салкын су агызыгыз. Кискен температура аермасы чөгендерне йомшарта, болай аның кабыгы да җиңелрәк әрчеләчәк.

lЧөгендер пешкән суны суытып, бүлмә гөлләренә сибегез.

 

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса