Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Белеп җыймасаң, гөмбә – агу!

Гөмбәне күпләр яратып куллана. Файдалы да, әмма зыян да китерегә мөмкин. Аны ничек җыярга һәм кулланырга?

Гөмбәдә азотлы матдәләр  күп. Ул  РР, Д витаминнарына бай. Гөмбә җыю өчен тәҗрибә, осталык, аларны яхшылап танып белү кирәк.

Гөмбә ашап агуланмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим:

* Үзегез таныган гөмбәне генә җыярга.

* Аз гына шикләнсәгез дә, аны җыймагыз, ташлагыз. 

* Агулы гөмбәне сабагыннан белергә була, шуңа сабагыннан өзегез. 

* Бозылган, кортлаган һәм черегәннәрен җыймагыз. 

* Гөмбәләрне җыйган көнне үк эшкәртү мөһим.

* Аз гына агулану билгеләрен сизү белән табиб чакыртырга кирәк.

Агулы гөмбәләрне ничек аерырга?

Агулы гөмбәләрнең төсләре бик ачык була.

Агулы гөмбәләрне кискәч, сабагы төсен үзгәртә.

Агулы гөмбәләрдә бөҗәкләр булмый.

Алардан хлор исенә охшаш ис килә.

 

Сак булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса