Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Көзге бакчадагы эшләр

Бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк.

Салкыннар төшкәнче ниләр эшләргә?

Беренче чиратта:

lҗимеш агачлары һәм куакларының ботакларын кисәргә;

lтуфракка ашлама кертеп, кирәк булса, «дәвалап» алырга;

lҗирне казып чыгарга;

lҗылытылган түтәлләр ясарга;

lҗир кишәрлеген җыештырырга.

Кайбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Кышка кадәр алар үсеп кала, ә инде язын беренче уңышны да җыеп алырга була.

Көздән чәчүнең үз өстенлекләре бар:

lязын утыртыр өчен азрак вакыт таләп ителә;

lязгы уңышны бер-ике атнага иртәрәк җыеп алып була.

Кимчелекләре дә бар:

lүсентеләр шытып чыгып, һәлак булырга мөмкин;

lяхшы тәрбияләнгән, җиңел туфракка гына утыртырга була;

lязын явым-төшем күп булып, су басса, чыккан үсентеләр һәлак булырга мөмкин;

lсалкыннарга чыдам үсемлек төрләрен генә көздән чәчеп калдырырга була.

Көзен яшелчәләрне утыртыр алдыннан туфракка ашлама кертергә һәм җирне яхшылап казып, күпертеп чыгарга кирәк. Көзге чәчүдән соң көннәр озакка салкынайтып җибәрсә дә куркырга кирәкми. Киресенчә, салкында шытымнар чыныгып кала, беренче кыраулар төшә башлаган чорга алар инде шактый ныгый. Көзге чәчүләрне башкару өчен иң яхшы температура – нульдән 2-3 градус югарырак.

Көзге үсемлекләр өчен урынны белеп сайлау зарур. Язын су җыелып тормасын, ә кышын ул җирне калын кар капласын, карны җил очыртып торырлык булмасын. Буразналарны бик тирән итмәскә. Орлык-лар өстенә торф яисә черемәле туфрак сибәләр, аннары чыршы ботаклары яки салам белән каплыйлар.

Көздән утырта торган чәчәкләр

Бакчачыларның күбесе көз көне чәчәкләр дә утыртып калдыра. Шулай итсәң, язын көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр бакчага ямь бирә башлый. Күпләр суганчадан үсә торган чәчәкләрне кулайрак күрә: нәркис, лалә, крокус һәм пушкинияләр утырта. Кышка кергәнче утыртып калдырырга пионнар, ирислар, флокслар да әйбәт. Лилияләрне туфракка туң төшәр алдыннан берәр әйбер белән өстән каплап кую яхшы. Кыш алдыннан җирне бераз казыштырып, ашламалап кую кирәк.

Көзен утырта торган агачлар

Җимеш агачларының кайбер төрләрен көздән утыртып була. Шундыйларның берсе - груша. Көз көне утыртканда бу агач үз урынына яхшы гына ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне таләп итми. Безнең бакчаларда яратып үстерелә торган алмагач та шундый ук үзенчәлеккә ия. Бу агачларны көздән утыртуның өстенлеге - алар язга кадәр җиргә ияләшеп, тамыр системасын ныгытып кала.

Слива агачлары да көз көннәрендә утыртыла. Җимеш агачларын алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашлама керткәндә аны алдагы җиде елга исәпләп салалар. Туклыклы матдәләр җитмәсә, агач һәлак булырга мөмкин, яисә җимешләрен саран бирер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса