Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Лалә чәчәгенә түтәл әзерләгез

Көннәр яхшы вакытта лалә (тюльпан) утыртасы түтәлләрегезне әзерләп куегыз.

Башта җирне бер көрәк тирәнлегендә казырга кирәк. Ә инде 15 сентябрьдән  соң утырта башларга була. Лалә суганнарын туфракка утыртыр алдыннан алсу төстәге марганцовкалы  суда 15-20 минут тотыгыз. Аннан 10 см тирәнлектә утыртыгыз.

 

Гладиолусларны кайчан алырга?

Гладиолусларыгыз әле дә чәчәк атып утырса, чәчкәләрен жәлләп тормагыз, кисегез.

Чөнки суганнары кышка әзер булсын өчен чәчәкләрен кискәннән соң бер ай вакыт үтәргә тиеш. Кисү эшен башкарып бер айдан суганчаларны алырга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса