Үтүк тутыкса...
Үтүк тутыкса башта күгәргән өлешен наждаклы кәгазь белән чистартыгыз.
Аннары кайнар үтүкне ак балавыз (шәмнән калган булса да ярый) белән, ә күпмедер вакыттан соң тоз белән ышкырга кирәк. Үтүкне «коткару»ның соңгы баскычы: җылымса су белән чылатылган чүпрәк белән сөртергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia