Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Керән - күп авырулардан дәва

Чүп үлән кебек үсә торган керәннең файдалы үзлекләре күп.

Аның төнәтмәсе күп авырулардан дәва булып тора.

Ангинадан интексәгез, 1 аш кашыгы төнәтмә белән тамакны чайкарга һәм йотарга кирәк. Бер кулланганнан соң ангинаны юып алган кебек була.

Грипп вакытында төнәтмә белән ингаляция ясарга мөмкин.

Киселгән урынны төзәтә: чүпрәк белән бәйләп, өстенә шул төнәтмәне генә тамызырга кирәк.

Теш сызлаганда 1 аш кашыгы төнәтмәне авызга алып, авырткан теш урынында төкерек бүленеп чыга башлаганчы тотыгыз. 10-15 тапкыр кабатларга кирәк.

Төнәтмә ничек ясала соң?
Керән тамырын казып алып,

щетка белән яхшылап юарга да вак тишекле угычтан чыгарып, согы белән бергә шешәгә салып куярга. Ул шешәнең яртысыннан булырга тиеш. Өстенә аракы яки көмешкә

кушыгыз. 10 көннән соң төнәтмә әзер.

Кан басымыннан да коткара. Моның өчен уылган 200 г керәнгә 3 л кайнап суынган су кушып, 15 минут кайнатыгыз. Иртәнгә кадәр суытыгыз. Иртән исә сөзеп, суыткычка куегыз. Көнгә өч тапкыр, ашар алдыннан 100 г эчәргә кирәк. Бер ай тәнәфестән соң дәвалану курсы дәвам ителә. Хәлегез яхшырганчы, керән төнәтмәсен бер ай тәнәфес белән кабул итегез.

Трахеит, бронхит вакытында 1 аш кашыгы уылган керән тамырына 3 аш кашыгы бал кушып төнәтәләр. Көненә 5 мәртәбә 1 чәй калагы белән кабып куярга кирәк. Масса авызда эреп китәргә тиеш.

Цистит, уретрит борчыса, 1 аш кашыгы уылган керәнгә 1 стакан кайнар су коеп, 5 минут төнәтегез. Көн саен 3-4 чынаяк эчегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса