Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Каникулдан соң укуга кабат ничек җайлашырга?

Психолог киңәшләре

Дуслар белән очрашу, туйганчы йоклау, әби янында ял итү һәм көннәр буе мультфильм карау. Шәп бит?

Ярты көн парта артында утыруга караганда күпкә рәхәтрәк инде. Өч ай каникул дәверендә укучылар мәктәп тормышыннан бөтенләй бизгән була. Эшлекле тормыш ритмына баланы ничек кайтарырга? Бу хакта психолог Светлана Мусина белән әңгәмә кордык.

- Светлана Юрьевна, озын яллардан соң баланың мәктәпкә җайлашуына ничек булышырга?

- Бала тиз арада уку процессына кереп китәр дип көтмәгез. Үзегезгә дә бит отпусктан соң эшкә тотынырга авыр була. Укыту программасы әкренләп катлаулану принцибы буенча төзелгән. Бу ияләшү (адаптация) процессын балалар мөмкин кадәр җиңел уздырсын өчен эшләнә. Бу вакытта ата-ананың бурычы - баланың иртәрәк йоклавын һәм киләсе уку көне алдыннан тулысынча ял итә алуын булдыру, дәресләргә, уеннарга, яшьтәшләр белән аралашуга махсус вакыт бүлеп кую. Шулай ук баланың тормышы мәктәп мәшәкатьләре белән генә тулмасын, ә бай һәм кызыклы булсын өчен, мәктәптән соң вакытны башка шөгыльләр белән тулыландырыгыз (ләкин артык йөкләмәгез). Өйдә дәресләр һәм билгеләр турында гы-на түгел, ә дәрестән тыш эшчәнлек турында да фикер алышу мөһим.

Мәктәптән соң баланың кәефенә һәм үзен тотышына игътибар итегез. Сыйныфташлар яки укытучылар белән конфликтлар адаптацияне тоткарларга мөмкин. Бала сезнең белән фикерләрен һәм хисләрен җиңел уртаклаша алсын өчен, аңлаучан һәм кабул итә белүче ата-ана булу мөһим.

- Мәктәптә уку балага да, ата-аналарга да стресс булырга мөмкин. Начар билгеләр «колеядан чыгара», олылар борчыла, балалар күңелсезләнә һәм үз көчләренә ышанычларын югалта. Бу халәттән чыгу юлы бармы?

- Танылган гаилә психологы Людмила Петрановская әйтүенчә, «әгәр ата-аналар балаларының билгеләре өчен борчыла икән, соңгылары ата-аналарга караганда өстенрәк булган». Димәк, ата-аналар көчле, ышанычлы олылар позициясеннән чыгып, борчулы бала позициясенә күчкәннәр. Бәлки алар билгеләрне үзләренең уңышын бәяләү дип кабул итәләрдер.

Олылар позициясен кире кайтару өчен үзеңә «минем җаваплылыгым нәрсәдә һәм мин балага ничек ярдәм итә алам?» дигән сорау бирергә. Чөнки мәктәп билгеләре - укучының җаваплылыгы. Ә өйдә укучы өчен шартлар тудыру ата-анадан тора. Бу уку урынын оештыру да, көн тәртибен саклау да (кече яшьтәге укучылар өчен), репетитор эзләү дә (кирәк булса). Ләкин ата-ананың төп җаваплылыгы -  гаиләдә җылы, ярдәмчел мохит булдыру һәм ата-ана бурычы отличник үстерүдә түгел, ә мөстәкыйль, үз-үзенә ышанучан кеше үстерүдә икәнен аңлау. 

 

Әгәр дә сезнең балагызның уку белән мөнәсәбәтләре авыррак икән, бәлки ул башка өлкәдә талантлыдыр (спорт, иҗат, аралашу һ.б.) Көчле сыйфатларга басым ясагыз һәм билгеләргә арагызга басарга юл куймагыз. Шулай ук онытмагыз, сез - олы кеше, һәм авырлыкларны ничек җиңәргә икәнен беләсез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса