Кычыткан чагып кына калмый, дәвалый да
Чүп үлән дип кенә карасак та, кычытканның файдалы үзлекләрен игътибарсыз калдыру ярамас.
Кычыткан А, B2, С, D, К витаминнары, антиоксидант, аминокислота, хлорофиллга бай. Анда кальций, йод, калий, тимер, марганец та бар. Файдалы үзлекләрнең күплеге аркасында кычытканны дәва буларак кулланалар. Буыннар сызлавы, бөердәге таш, сидек юллары авыруларыннан интегүчеләр өчен бер дигән сихәте бар. Кычытканлы чәйләр ашкайнату трактын
чистарта, иммунитетны күтәрә.
Подагра, артрит, нев-ралгия, радикулит кебек чирдән кычытканлы компресс кую файдасын бирә. Башта төнәтмәне әзерлибез: 200 г кычытканны банкага тутырырга һәм аңа 1 литр аракы салырга. 24 сәгать буе аны кояшта, тагын бер атна караңгы урында тотарга кирәк. Төнәтмәне сөзеп, суыткычта сак-лау хәерле. Компресс болай ясала: җитен тукыманы кычыткан төнәтмәсендә чылатып, сызлаган урынга куеп торырга.
Кычыткан чагарга ярата. Шуңа күрә аны җыйганда калын перчатка кияргә онытмагыз. Сабаклары, яфракларының аскы өлешендә гистамин, ацетилхолин, серотонин һәм кырмыска кислотасы була, кычыткан шулар аркасында чага да инде. Сызлауны басар өчен, чагылган урыннарны сода белән су кушып чайкарга киңәш ителә.
Йорт хайваннары өчен дә кычыткан бер дигән азык санала. Аннан төнәтмә ясап, бозауга, сарыкка эчерәләр. Ә чебиләргә яшел килеш тә, киптереп тә бирергә була. Кычыткан ашаткан тавыклар күбрәк йомырка салачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа