Пыяланы чистартабыз
Пыяла өслекләрдә кытыршы яки чатнап киткән эзләр калырга мөмкин. Бу, беренчедән, матур түгел. Икенчедән, чатнаган эз торган саен зурая бара, бөтенләй үк ватылып та китәргә мөмкин.
Шушы беренче карашка катлаулы булып тоелган мәсьәләне чишүе бик җиңел икән.
Теш пастасы. Кытыршы эзләр пыяланы таушалган, иске итеп күрсәтә. Гап-гади теш пастасы сезгә ярдәм итә алыр. Аның агарту үзлеге дә бар, ул пыяла тәрәзәләрегезне өр-яңа кебек итәр. Чатнаган эзгә тузан тулып, пычрак эз булып торса - дымлы чүпрәккә борчак кадәр генә паста тамызыгыз да, шуның белән
ышкыгыз. 30 секундтан пыялагыз ялт
итәр.
Тырнак лагы. Бу ысул әлеге дә баягы чатнаган эзгә яхшы. Үтәкүренмәле лакны мул итеп шул эз өстеннән йөртеп чыгыгыз. Аннары кипсен өчен берәр сәгатькә калдырып торыгыз. Ахырда чүпрәкне тырнак лагын бетерә торган сыеклык белән әзрәк юешләп, лак
артык аккан урыннарны тигезләгез.
Үсемлек мае. Күзлек, телефон экраны кебек кечкенә өслекләрдә вак кына чатнаган эзләрне бетерү авыр түгел. Моның өчен сыекмай ярдәмгә килер. Майны башта берәр тукыма кисәгенә тамызасы, аннары шуның белән пыяланы ышкыйсы.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа