Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тавык йомырка салсын дисәң...

Кайберәүләр тавык кетәклегеннән күп итеп йомырка алып кергәндә, икенчеләр барлы-юклы уңышны да эзләп йөрергә мәҗбүр. Тавыклар йомырканы качырып салырга оста шул.

Тавык асрауның бернинди авырлыгы да юк кебек инде, югыйсә. Ә бу чынлыкта да шулай. Кайбер әһәмиятле эшләрдә хаталар җибәрмәгән очракта мул уңыш алу авыр түгел.

 

lКетәклек. Тавык бик иртә йокларга ята, таң белән тора. Ул көне буе хәрәкәттә, шуңа төнлә аңа тыныч, рәхәт ял кирәк. Күпләр тавык алганда кетәклектә урын җитәрме дип уйлап та карамый. Беренче ялгыш әнә шул. Кетәклектә бер тавыкка кимендә 20-30 кв. см урын кирәк. Урын җитмәгәндә алар берсе өстенә берсе менә башлый, ял итми кала, нәтиҗәдә күкәй салырлык мая да туплый алмый.

 

l Уңышны көн саен җыймау. Йомыркаларны көн саен җыеп барырга кирәк. Беренчедән, озаграк торган саен алар өйгә пычраграк керә. Көннекен көнгә җыйсаң алай булмый. Икенчедән, өстенә утырып берәр йомырка ватылса, тавык аны азык буларак кабул итәргә мөмкин. Бу йорт кошларында каннибализм инстинкты гаять зур, шуңа йомырка ашау аның өчен гадәти хәл. Моны башка тавыклар да кабатлый башлый, уңыш бөтенләй өзелергә мөмкин.

 

lЙомырка салу урыны. Мондый урыннар бер генә түгел, берничә булса яхшы. Җимлек янында, калган кошлар шаулашкан урынны яратмыйлар, тыныч, аулак җир булсын. Шулай ук караңгырак, кояш нурлары карамаган почмак булса да яхшы. Ләкин ишек артларына куймагыз: ул ачылган саен зур эшләр башкарырга җыенган тавык сискәнеп куячак.

 

lӘтәч. Кайберәүләр йомырка салу өчен тавыкка әтәч кирәкми дип уйлый. Бу, беренче карашка, дөрес фикер дә кебек. Әмма фән киресен исбатлаган: әтәчле тавыкларның кәефләре әйбәт, күңелләре көр икән. Көтүдә ата кош булуы бичәләрнең репродуктив системасы эшчәнлеген стимуллаштыра, нәтиҗәдә йомырка салу процессы да уңышлы бара. 10-15 тавыкка бер әтәч җитә. Әгәр дә инде өч-дүрт баш кына асрасагыз, бу очракта әтәчсез калдыру яхшырак булыр. Әтәч-батыр аларны «аптыратып» бетерер, йомырка салырга теләкләре бөтенләй калмас.

 

lВитаминнар. Тавык таш, ком ярата. Авыл җирлегендә яшәсәгез, тавык өчен таш табуы авыр түгел. Ә менә ком сибеп кош-кортларны сыйлау сезнең бурыч. Кетәклеккә көл сипкәләгез, ул паразитларны, гөмбәчекләрне үтерә. Көл булмаганда, бераз акшар таратсагыз да ярый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса