Тәмле козинакны үзебез дә өйдә ясый алабыз
Кирәк була: 150 грамм тазартылган көнбагыш, 30 грамм кунжут, 180 грамм бал, 40 грамм шикәр, ярты лимон суты.
Әзерләү тәртибе: көнбагышны һәм кунжутны алтын төскә кергәнче кыздырып алабыз. Кәстрүлдә балны эретәбез, шикәр, лимон суты өстәп, шикәр эрегәнче талгын утта тотабыз. Көнбагыш белән кунжутны салып, 15 минут тирәсе җай гына утта пешерәбез. Катнашма бераз төсен үзгәртер, куерыр. Җәенке савыт өстенә пергамент җәяргә (ябышмас өчен аны бераз майласагыз яхшырак булыр) һәм шунда катнашманы салырга. Сулы куллар белән өстен тигезләп, тыгызларга. Ярты сәгать суытырга һәм куптарып алып, ромбикларга кисәргә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа