Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Иң беренче нинди чәчәкләр утыртырга?

Бакчагыз җәй башында ук гөрләп торсын дисәгез, эшкә тотынырга вакыт.

Язның беренче аенда көннәр җылыта, кояш та яктырак карый башлый. Язгы матур көннәр башлану белән хуҗабикәләргә «Быел бакчада нинди чәчәкләр үстерергә икән?» дигән уй тынгылык бирми. Әлбәттә, бакчагыз яздан ук гөрләп чәчәккә төренсен өчен нинди үсентеләр үстерүне хәзер үк уйларга кирәк.

Мартта гацания, остеоспермум, эхинацея (рудбекия), алиссум, вербена, иберис, клеома, кобея, колеус, кыңгырау, канәфер, брахикома, арыслан тамагы, берьеллык флокс, җәйге левкой (маттиола), петуния кебек чәчәкләрнең орлыкларын утыртырга була.

Бу айда чәчәк орлыклары утырту өчен иң кулай көннәр: 11-13, 16, 17, 19-24, 29-31.

Тамырдан, суганчадан, бәрәңгедән үсә торган чәчәкләрне утырту өчен 19-26, 29-31 март иң яхшы көннәр санала. Ә менә 18 март чәчү өчен уңышсыз көн булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса