Невролог омикрон белән авыручыларга бер продукттан баш тартырга киңәш итте
Ул канда төрле микроэлементларның кимүенә китерә.
Невролог Мацокин омикрон белән авыручыларга кофены яшел чәй белән алыштырырга тәкъдим итте
Омикрон белән авырган кешеләргә кофе эчү гадәтеннән баш тартырга кирәк. «Атлас» клиникалар челтәренең табиб-неврологы Игорь Мацокин шуны хәбәр итә дип яза, Лента.ру.
Аның сүзләренә караганда, постковид чорында кофеин кебек стимуляторларның организмга йогынтысын минимальләштерергә кирәк. Невролог аңлатып узганча, кофеин энергия һәм матдәләр алмашуда мөһим роль уйный торган аденозинтрифосфор кислотасы (АТФ) запасларын бетерә.
Моннан тыш, кофеин организмда сыеклык кимүгә китерә һәм, димәк, канның куелыгын арттыруга, шулай ук канда төрле микроэлементларның кимүенә китерә. Болар барысы да йөрәк һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә тискәре йогынты ясый, дип ассызыклады Мацокин. Шуңа бәйле рәвештә табиб кофены яшел чәй белән алыштырырга тәкъдим итте.
Элегрәк табиб-диетолог Анжелика Дюваль хәбәр иткәнчә, кайбер эчемлекләр коронавирус ичергәннән соң, организмга тернәкләнергә комачаулый. Белгеч сүзләренә караганда, COVID-19 белән авырган кешеләргә чәй, кофе, газировка һәм кибет сокларын куллануны чикләргә кирәк.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа