Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яңа ел төнендә ничек агуланмаска?

Яңа ел бәйрәме, хәер, аннан соң да озакка сузылган яллар - ашказаны өчен зур сынау.

Статистика буенча, бәйрәм чорында иң еш зарланулар - агулану. Бу көннәрдә тискәре нәтиҗәләрдән котылырга ярдәм итүче саклык чаралары турында онытмасак иде. Шуңа да сезнең игътибарыгызга белгечләр киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Азык-төлекне ничек дөрес сайларга?

Беренче - яраклылык вакытын тикшерегез. Акчаны янга калдыру исәбе белән бүген-иртәгә вакыты чыгасы товарны акция буенча алырга ашыкмагыз. Җиңелчә уйлап, сәламәтлегегезгә зур зыян китерү ихтималы бар.

Кайчагында кибетләр күгәргән яки башка «сюрпризлар» булган товарларны киштәдән алып өлгерми. Шуңа күрә игътибарлы булыгыз.

Нәрсәдән куркырга кирәк?

Шикле урыннарда ашамлыклар сатып алмагыз. Сөт продуктлары һәм консервларны бары тик стационар кибетләрдән генә алырга кирәк.

Куркынычсыз туклану кагыйдәләре

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне генә түгел, йомырканы да яхшылап юарга киңәш ителә.

Майонезлы салатларның барысы да бик тиз зарарлыга әйләнә, чөнки майонез бозылучан. Салатларыгызны үсемлек яки зәйтүн мае белән ясарга тырышыгыз.

Белгечләр мандаринны куркыныч продукт дип атый. Ул аллергия китереп чыгарырга мөмкин һәм ашказанына тискәре йогынты ясый. Ашказаны-эчәк трактында хроник авырулары булганнарга аеруча сак булырга кирәк.

Майлы кыздырылган ит ашарга киңәш ителми. Ашказаны мондый ризык өчен рәхмәт әйтмәс.

Алкогольле эчемлекләр дә зур зыян сала. Кагыйдә буларак, табын артында утыручыларны чама хисе ташлап китә. Бу организм өчен эзсез узмый, бигрәк тә алкоголь зарарлы һәм майлы кайнар ризык белән бергә кушып кулланылса.

Күпләр бәйрәм иткәндә экзотик ризыкларны татып карарга тырыша. Эксперимент уздыру, әлбәттә, кызык, әмма шуны онытмаска кирәк: бу ашказаны эшенә бәйле җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Яңа ел табыныннан соң кала торган ризыкны дөрес итеп саклау мөһим. Ул куллануга ярак-лы булсын өчен, аны вакытында өстәлдән җыеп алырга кирәк. Ә күпләр, көтеп алынган бәйрәм килеп җитүгә шатланып, моны оныталар. Нәтиҗәдә аш-су төне буе өстәлдә ята. Иртән бәйрәм дәвам итә һәм кешеләр суыткычка җыелмаган ризыкны ашый тора. Бу очракта агулануны озак көтәргә туры килми.

Хәтта тере чыршы да куркыныч булырга мөмкин. Аларда җылы өй шартларында җиңел үрчи торган гөмбәләр бар. Шуларның споралары ютәл, йокысызлык, аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Киңәшләребезгә колак салырсыз дип өметләнәбез. Сәламәт булыгыз!

 

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса