5 тәмле һәм файдалы эчемлек
ВИТАМИНЛЫ ЭЧЕМЛЕК 1,5 стакан су, 2 аш кашыгы бал, 1 кг кишер, 1 лимон согы, тоз, укроп Кишерне яхшылап юып, чистартып, вак угыч аша уабыз, согын марля аша сөзәбез. Кишер согына кайнап суынган су кушабыз, кирәгенчә тоз, лимон согы, бал салабыз. Эчемлеккә ваклап туралган укроп кушабыз да суытып өстәлгә куябыз....
КҮБЕКЛЕ КАЕН ҖИЛӘГЕ
2 стакан каен җиләге, 1 стакан шикәр комы оны, 2 йомырка агы, 1 лимон согы
Каен җиләген иләк аша уып чыгарабыз. Бу боткага шикәр комы онын, йомырка агын, лимон согын өстибез һәм куерганчы миксер йә кашык белән болгатабыз. Әзер күбекне бокалларга салып суытабыз һәм каен җиләкләре белән бизәп табынга бирәбез.
КҮБЕКЛЕ КУРА ҖИЛӘГЕ
4 йомырка агы, 1 стакан шикәр комы оны, 400 г кура җиләге
Йомырка агын куе итеп күпертәбез, шикәр комы онын кушып, тагын куерганчы туглыйбыз. Юылган кура җиләген яхшылап изеп, күбеккә кушабыз. Әзер күбекне бокалларга салып, суытып, печенье, кекс йә сохари белән табынга бирәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia